Беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе – КДВМА Беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе

21 марта 2024
10

21 мартта Казан ДВМАнең актлар залында академиянең беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе булып узды.

Профкомның 4 еллык эшчәнлеге турында доклад белән профком рәисе Галия Йосыпова чыгыш ясады. Үз докладында ул профсоюзның бурычларын, коллектив килешүдә каралган ташламаларны һәм гарантияләрне, укытучылар һәм студентларның төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашуын чагылдырды. Билгеләп үтелгәнчә, академиядә профсоюз оешмасы үзара ярдәмгә һәм иреклелеккә нигезләнгән, һәм профсоюз комитеты үз эшен Казан ДВМА администрациясе белән партнерлык һәм хезмәттәшлек принципларына нигезләп, барлык мәсьәләләрне конструктив диалог юлы белән хәл итә.

Академия ректоры Рөстәм Равилов һәм ВМФ деканы Фәрит Нургалиев профком эшенә уңай бәя бирделәр.

Делегатлар бертавыштан профком рәисен һәм әгъзаларын сайлады. Конференциянең йомгаклау өлешендә укыту-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Ленар Заһидуллин профсоюз комитеты һәм контроль-ревизия комиссиясе составына яңа сайланганнарны котлады.


Leave a Reply

Новости_тат

21 марта 2024