Студентларның Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашуы – КДВМА Студентларның Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентларның Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашуы

18 марта 2024
20

15 мартта Казан ДВМАнең актлар залында «Мин геройлар белән горурланам» проекты кысаларында студентларның Рэссэй Герое Рәсим Баксиков белән очрашуы булды.

Студентлар белән очрашу алдыннан Рәсим Рәшидович академиянең тарих музее һәм уку аудиторияләре белән танышты.

Сәламләү сүзе белән Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов чыгыш ясады. Аннары Россия Герое үзе турында һәм хәзерге дөньяда патриотизмның мөһимлеге турында сөйләде, студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Академиягә килүе өчен Рәсим Баксиковка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм патриотик тәрбия өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.


Leave a Reply

Новости_тат

18 марта 2024