һөнәри юнәлеш бирү эше буенча чара – КДВМА һөнәри юнәлеш бирү эше буенча чара - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

һөнәри юнәлеш бирү эше буенча чара

21 марта 2024
17

20 мартта Казан ДВМА кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Айдар Гыйрфанов югары уку йортының әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре, 2024 елда кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча чарада катнашты.

Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, КазДМИ, Казан ДАУ, КазДЭУ белән берлектә оештырды. Онлайн очрашу режимында чарада РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, татарларның милли-мәдәни автономияләре рәисләре, РФнең төрле төбәкләреннән (Ханты-Манси автономияле округы, Пермь крае, Әстерхан өлкәсе, Төмән өлкәсе һ.б.) 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты.

Айдар Гыйрфанов 2024 елда кабул итү үзенчәлекләре, академиядә гамәлгә ашырыла торган яңа юнәлешләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар.

Абитуриентлар өчен актуаль һәм җентекле мәгълүмат академия сайтының «Кабул итү комиссиясе» бүлегендә, шулай ук Вконтакте «КДВМА кабул итү комиссиясе» төркемендә.


Leave a Reply

Новости_тат

21 марта 2024