Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында – КДВМА Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында

21 ноября 2022
64
Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында 2022 елның 15, 16 ноябрь көннәрендә ветеринария медицинасы факультеты студентлары татар әдәбиятының күренекле язучысы Шәриф Камалның музей-фатирында булдылар. Ш. Камал музее республикадагы татар язучысына багышлап ачылган беренче музей.Ул язучы яшәгән 3 бүлмәле кечкенә генә фатирда урнашкан. Музей ХIХ гасырда төзелгән ике катлы йортта урнашкан. 1908 елда бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнгән. Язучының фатиры өч бүлмәдән гыйбарәт. Кечкенә бүлмәсендә – Ш. Камал, аның гаиләсе һәм даирәсе белән бәйле фоторәсемнәр, документлар, шәхси әйберләр урын алган экспозиция. Калган ике бүлмәдә мемориаль күренеш торгызылган. Зур бүлмә кунакханә, ашханә һәм эш бүлмәсе буларак хезмәт иткән. Биредә күренекле композиторлар уйнаган рояль, тәрәзә янындагы язу өстәлендә “Ройяль” язу машинасы тора. Биредә язучылар – Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, композиторлар – Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров еш булалар. Мемориаль фатирдагы мохит бүген дә шул заманнан үзгәрешсез сакланып калган.

Leave a Reply

Новости_тат

21 ноября 2022