Россия авыл хуҗалыгы банкының таныклык тапшыру тантанасы – КДВМА Россия авыл хуҗалыгы банкының таныклык тапшыру тантанасы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Россия авыл хуҗалыгы банкының таныклык тапшыру тантанасы

21 ноября 2022
64

17 ноябрендә Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалында шул  исемендәге банк таныклыгы тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге тантанада Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәге филиалы директоры Кудерметова Ләлә Ринатовна; ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе – Зәйнуллин Ленар Илдусович; Казан дәүләт аграр университеты ректоры – Вәлиев Айрат Рәсимович; Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең укыту-тәрбия һәм яшьләр сәясәте проректоры Мингалеев Данил Наильевич катнаштылар. 2022 елда авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасы аспиранты Миникаев Данис Тимурович; ВМФның 401 төркем студенты Джапасбатова Динә Рөстәмовна; ВМФның 401 төркем студенты Маркузина Анастасия Сергеевна; ВМФның 506 төркем студенты Гатина Айзилә Рифатовна; БСФның 421 төркем студенты Хрулев Алексей Владимирович; БСФның 421 төркем студенты Шаповалова Алина Алексеевна Россия авыл хуҗалыгы банкының стипендиатлары булдылар.  Стипендиатларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.


Leave a Reply

Новости_тат

21 ноября 2022