Академия укытучылары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы – КДВМА Академия укытучылары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия укытучылары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы

17 ноября 2022
4

15 ноябрьдә укытучы-профессорлар составында “Сәламәтлек” Спартакиадасы старт алды. Өстәл теннисы ярышларында академиянең 8 укытучысы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:

3 урын – биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты деканы урынбасары, биология фәннәре кандидаты, доцент Хисамов Рифат Ринатович;

2 урын – ветеринария медицинасы факультеты деканы урынбасары, доцент Зиннәтов Фәрит Фатихович;

1 урын – ветеринария медицинасы факультеты деканы, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент Нургалиев Фәрит Муллагалиевич.

Җиңүчене һәм призерларны котлыйбыз, катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе ярышларда да уңышлар телибез!


Leave a Reply