Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында – КДВМА Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында

27 марта 2024
19

26 мартта биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 121, 123 төркем студентлары Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында автор һәм режиссер Айдар Җаббаровның “Хуш, авылым” спектаклен карадылар. Мәдәни чараны чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре…

Спектакльнең сюжеты бетеп баручы татар авылларына багышланган, һәм кешеләрнең тормыш вакыйгаларына нигезләнгән. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да, үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә…

Документаль спектакльдә нәфис әдәбият текстлары да кулланыла. Геройларның монологлары кайвакыт классиклар образларында чагыла. Вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен әле гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала, алар чираттагы ниндидер мөһим мәдәни чарага әзерләнә… Гармун да, жырлар, биюләр дә шунда, ә иң мөһиме, матур киләчәккә ышанган, аны якынайтырга тырышкан кешеләр тормышы.

Спектакльдә татарлар, туган тел, туган илебез, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар яңгырады…


Leave a Reply

Новости_тат

27 марта 2024