“Вакансияләр ярминкәсе 2024” – КДВМА “Вакансияләр ярминкәсе 2024” - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

“Вакансияләр ярминкәсе 2024”

23 марта 2024
14

22 мартта академиянең актлар залында эш бирүчеләрнең вакансияләр буенча чыгарылыш курслары студентлары белән очрашуы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Азат Шәйдуллов, идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин һ. б. катнашты.

Сәламләү сүзләре һәм эштә уңышлар теләве белән очрашуны Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов ачты. Ул студентларга эш, ә предприятие һәм оешма вәкилләренә яңа хезмәткәрләр табуларын теләде.

Очрашу барышында үз компанияләрен һәм оешмаларын «КВ АГРО» АҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Ак Барс» ХК АҖ, «Агросила» АҖ, «Групп Черкизово» ААҖ, «Дамате «Агросәнәгать комплексы» ҖЧҖ (Пенза шәһәре), «ВНИИЗЖ» ФДБУ (Владимир шәһәре), «Шойбулайский» НЗ АҖ (Марий Эл Республикасы), «Комос Групп» агрохолдингы, «ЭКО Нива-АПК Холдинг» ҖЧҖ, «Родные места» ҖЧҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «ПХ Пионер» ҖЧҖ, «Эдельвейс Групп» АҖ, «Аб Инбев Эфес» АҖ, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары ДВБ ДБУ вәкилләре тәкъдим иттеләр.

Студентлар потенциаль эш бирүчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.


Leave a Reply