Студентлар Каюм Насыйри иҗаты белән таныштылар
21-28 февраль көннәрендә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Каюм Насыйри музеенда булдылар.
Музей күренекле мәгърифәтче, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 1825-1902) исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2002 елның 1 февралендә Казанның тарихи Иске Татар бистәсендә ачыла. Музей урнашкан бина өр-яңадан торгызылган һәм ХIХ гасырның агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Әлеге бинаның беренчесен Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов төзеткән булган. Каюм Насыйри әлеге йортта 1887-1902 елларда яшәгән. Документларга карап, Каюм Насыйри яшәгән бүлмә элекке хәлендә торгызылган.
Музейда 260 экспонат җыелган. Экспозицияләр К. Насыйриның тормышын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктырта.
1 марта 2023
Студентлар Каюм Насыйри иҗаты белән таныштылар