«Доброволец» отряды студентлары «Шатлык» балалар приютында Масленицаны бәйрәм иттеләр – КДВМА «Доброволец» отряды студентлары «Шатлык» балалар приютында Масленицаны бәйрәм иттеләр - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«Доброволец» отряды студентлары «Шатлык» балалар приютында Масленицаны бәйрәм иттеләр

1 марта 2023
52

27 февральдә Питрәч районы спорт-савыктыру комплексы территориясендә «Доброволец» отряды студентлары терлекчелек һәм зоогигиена технологияләре кафедрасы доценты Владимир Баранов җитәкчелегендә «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют»та Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Чараны оештыручылар ямьле бәйрәм атмосферасын тудырдылар, бу исә балаларда һәм студентларда җылы хисләр уятты. Бәйрәмдә катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, халык җырлары, такмаклар җырладылар, биеделәр. Күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Бәйрәмнең ахыры – барлык катнашучыларны каймак, куертылган сөт, варенье һәм бик тәмле коймаклар белән сыйлау булды. Бәйрәмне оештырган һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен приют директоры Резеда Хәлиловага, академиянең матди склады мөдире Ольга Барановага, укыту бүлеге җитәкчесе Юлия Красовскаяга, куркынычсызлык техникасы инженеры  Сергей Красовскийга, ашханә мөдире Татьяна Сергеевага, физиология һәм патофизиология, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү кафедралары, шулай ук административ-хуҗалык бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.


Leave a Reply

Новости_тат

1 марта 2023