Югары уку йортлары арасында фитнес-аэробика буенча ярышлар – КДВМА Югары уку йортлары арасында фитнес-аэробика буенча ярышлар - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Югары уку йортлары арасында фитнес-аэробика буенча ярышлар

27 февраля 2023
50

26 февральдә ” Уникс» мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында фитнес-аэробика буенча ярышлар булып узды. Чара Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, ТР «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте оешмасы,  “ТР фитнес-аэробика федерациясе»  катнашында оештырылды һәм Президент грантлары Фонды ярдәме белән үткәрелә. Чараның максаты: спорт төрен популярлаштыру һәм киләчәктә үстерү, спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, ТР җыелма командасын формалаштыру, ИФО, Россия чемпионатында катнашу өчен иң яхшы спортчыларны һәм иң көчле студентлар командаларын ачыклау. Казан ДВМА җыелмасы кече югары уку йортлары төркемендә 1 нче урынны алды. Команданың тренеры – физик тәрбия кафедрасы доценты Елена Смелкова. Команда капитаны – ветеринария медицинасы факультетының 3 курс студенты Еатерина Кувикова. Команда составында 9 кыз, 7се төп составка һәм 2 запас составка керә. Фитнес аэробика ярышлары биш номинация буенча үткәрелә: аэробика, аэробика 5 кеше, степ аэробика, хип-хоп һәм хип-хоп – зур төркем. Ярышларда 28 команда, безнең команда ике номинациядә катнашты. 11 мартта Казанда Идел буе федераль округы ярышлары булачак, анда безнең кызлар катнашырга планлаштыра. Аларга уңышлар телибез!


Leave a Reply

Новости_тат

27 февраля 2023