Студентлар академиянең сугышчан дан музеенда булдылар
Бүген «Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтының сугышчан дан музеенда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан студентлар өчен экскурсия булып узды.
Студентлар витриналарда саргайган фотосурәтләр, солдат хатларын, вакытлар үтү белән төсен җуйган бүләкләрне күрделәр. Аларның һәркайсында сугыш китергән ачы язмыш, чынга ашмаган хыяллар, туган җиренә, якыннарына мәхәббәт саклана. Студентларның күзләрендә илебезнең тынычлыгы өчен түләнгән коточкыч бәяне аңлау чагыла иде
Экскурсовод — ветеринария эшен оештыру кафедрасы мөдире Никита Николаевның хайваннарны коткару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган ветеринария табиблары, фронтка киткән студентлар һәм кырда ир-атларны алмаштырган хатын-кызлар турында сөйләгәннәре күңелләргә авыр тәэсир итте. Аларның фидакарьлеге, Ватанга мәхәббәте һәм җиңүгә ышанычы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәргә тиеш.
Экскурсиядән соң күңелдә сагыш һәм сугышта катнашкан һәркемгә рәхмәт хисе калды. Без аларның батырлыкларын истә тотарга, тынычлык сакларга һәм сугыш фаҗигасе беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Хәтер яшәгәндә – геройлар да исән!
15 мая 2025
Студентлар академиянең сугышчан дан музеенда булдылар








