Студентлар язучы Шәриф Камал музеенда – КВМА Студентлар язучы Шәриф Камал музеенда - Казан ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар язучы Шәриф Камал музеенда

25 апреля 2025
10
23 апрельдә Казан ДАУ “Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария
медицинасы академиясе” институтының 121, 122 төркем студентлары татар
әдәбияты классигы Шәриф Камал музеенда булдылар. Экскурсияне доцент
Гөлзидә Якупова оештырды.
 
Шәриф Камал музее республикадагы татар язучысына багышланган беренче
музей. Музей татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән кечкенә генә
фатирда урнашкан.
 
Музей ХIХ гасырда төзелгән ике катлы сәүдәгәр бинасында урнашкан. 1908
елда, соңгы сәүдәгәр вакытында, бинаның фасады белән интерьерлары
Көнбатыш барокко стилендә янартып эшләнә.
 
Шәриф Камал (1884-1942) – язучы, жәмәгать эшлеклесе, тәржемәче, татар
әдәбияты классигы. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), татар
язучыларыннан беренче булып Ленин орденына лаек булган шәхес (1940). Ул
күпсанлы хикәяләр, пьесалар, повестьлар һәм романнар авторы. Әсәрләрендә
хезмәт кешесенең көчле характерларын чагылдыра, «кечкенә кеше»
күңеленең иң күркәм сыйфатлары һәм хыял-омтылышлары турында яза.
 
Язучы яшәгән елларда бу фатир иҗади шәхесләрнең — әдәбиятчыларның,
актерларның, композиторларның даими очрашу урынына әверелә. Төрле
вакытларда Шәриф Камалетдин улына татар, рус, алман язучылары һәм
драматурглары Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Александр
Фадеев, Фридрих Вольф һ. б. килә.


Leave a Reply

Новости_тат

25 апреля 2025