Студентлар Бакый Урманче музеенда
17 апрельдә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 123, 141 төркем студентлары рәссам Б.Урманче музеенда булдылар.
Баки Урманче – РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Казакъ ССРның атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, каллиграф, скульптор, шагыйрь, полиглот (11 тел белгән), гарәп китаплары белгече, татар халкының мәдәни мирасын саклау өчен көрәшче.
Бина модерн элементлары белән XX гасыр архитектура һәйкәле булып тора. Музей кечкенә, ә рәссамның мирасы зур булганлыктан (300дән артык рәсемле полотно, 100гә якын скульптура һ.б), анда аның бер өлеше генә урнашкан.
Музейның «Б.Урманче тормышы һәм иҗаты» экспозициясенә рәсем сәнгате, скульптура һәм графика әсәрләре керә. Музейда останың рәсем сәнгате өлкәсеннән зур күләмле әсәрләре тәкъдим ителгән: «Татарстан» триптихы, «Сабантуй», «Бүлдәнжләр» картиналары, «Шүрәле» поэмасы мотивлары буенча графика. Татар мәдәнияте эшлеклеләре Ф. Әмирхан, Н.Исәнбәт, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, К. Насыйри, Дәрдмәнд, Г. Тукай бюсты, Ш. Мәрҗәнинең гипс һәм мәрмәрдән ясалган образлары тәкъдим ителгән.
21 апреля 2025
Студентлар Бакый Урманче музеенда