2025 вакансияләр ярминкәсе. Студентлар потенциаль эш бирүчеләр белән очраша
25 март көнне академиянең төп бинасының актлар залында эш бирүчеләрнең “2025 вакансияләр ярминкәсе” чыгарылыш курс студентлары белән очрашуы булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айрат Гәрәев, «Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы урынбасары Владимир Юркин һәм 40 тан артык предприятие җитәкчеләре катнашты.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, профессор Рөстәм Равилов барлык катнашучыларга да уңышлар теләде. Эре агрохолдинглар вәкилләре үз компанияләрен тәкъдир итте, ә студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Фикер алышулар шулай ук студентларны максатчан кабул итү мәсьәләләренә дә кагылды. Әлеге максатчан чара студентларга эш табарга ярдәм итеп кенә калмый, бәлки тотрыклы хезмәт базарында эш бирүчеләргә югары квалификацияле кадрлар табу, ә студентларга ышанычлы киләчәк мөмкинлеге ача. Бу аграр өлкәдә белгечләрне һөнәри әзерләү дәрәҗәсен ныгытуга мөһим адым булып тора.
26 марта 2025
2025 вакансияләр ярминкәсе. Студентлар потенциаль эш бирүчеләр белән очраша