Студентлар Бакый Урманче музеенда – КДВМА Студентлар Бакый Урманче музеенда - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар Бакый Урманче музеенда

15 апреля 2024
14

11 апрельдә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 123 төркем студентлары рәссам Бакый Урманче музеенда булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.

Музей 1999 елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, Казанда Щапов урамында ХIХ гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган.

Музей мемориаль комплексны һәм сәнгать күргәзмәсен берләштерә. Б. Урманче сынлы сәнгатьтә, театр-декорация сәнгатендә, шигърияттә, публицистика һәм педагогикада зур мирас калдырган шәхес. Музейда Б. Урманченың 70 тән артык әсәре куелган.

“Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты” экспозициясендә сынлы сәнгать әсәрләре: “Татарстан” триптихы, “Сабан туе” картинасы, “Шүрәле” поэмасы мотивлары буенча график эшләр һ.б., татар мәдәнияте әһелләренең – Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни һ.б. – гипс һәм мәрмәрдән эшләнгән образлары (бюстлары) урын алган. Шулай ук татар сәнгате, мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләрнең портретларын күрергә мөмкин.

Музей экспозициясендә рәссамның шәхси әйберләре белән мемориаль почмак булдырылган.


Leave a Reply

Новости_тат

15 апреля 2024