КЫШНЫ ҮТКӘРДЕК, ЯЗНЫ КАРШЫ АЛДЫК! – КДВМА КЫШНЫ ҮТКӘРДЕК, ЯЗНЫ КАРШЫ АЛДЫК! - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

КЫШНЫ ҮТКӘРДЕК, ЯЗНЫ КАРШЫ АЛДЫК!

16 марта 2024
9

15 мартта чит ил гражданнарын югары уку йортына әзерләү үзәге Халыкара мөнәсәбәтләр һәм академик мобильлек бүлеге  чит телләр кафедрасы белән берлектә югары уку йортына әзерлек үзәге тыңлаучылары өчен «Масленица» бәйрәм чарасы үткәрде.

Масленица Россиядә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе, ул кыш белән хушлашуны һәм табигатьне яңартуны символлаштыра.

Югары уку йортына әзерлек үзәге тыңлаучылары бу бәйрәмнең атрибутлары һәм традицияләре белән таныштылар, Масленицаның һәр көне белән бәйле гореф-гадәтләр турында белделәр, викторинаның барлык сорауларына җавап бирделәр һәм традицион халык уеннарында катнаштылар.

Бәйрәм ахырында барысын да тәмле коймаклар һәм самовардан кайнар чәй белән сыйладылар.


Leave a Reply

Новости_тат

16 марта 2024