Татарстан Республикасында «Донбасс балаларында өлкәннәр язмышы» фотокүргәзмәсе  – КДВМА Татарстан Республикасында «Донбасс балаларында өлкәннәр язмышы» фотокүргәзмәсе  - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Татарстан Республикасында «Донбасс балаларында өлкәннәр язмышы» фотокүргәзмәсе 

12 сентября 2023
42

1 сентябрьдә Казанда һәм Алабугада Донбасстан килгән кечкенә геройларның аяныч тормышларын чагылдырган фотокүргәзмә ачылды. Аларның кайсысы ятим калган, кемгәдер шулкадәр дәһшәттән сон, дөньяда яшәргә яңадан өйрәнергә туры килә, ә кемдер, яшь булуына карамастан, башкаларга үзе ярдәм итә башлаган.

Күргәзмә 1 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр Казан Кремлендә, 31 октябрьгә кадәр «Хәтер музее» Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында (Алабуга шәһәре, Яр буе урамы, 10 А йорт) , 9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) уздырыла.

“Донбасс балаларында өлкәннәр язмышы” – 9 ел элек Донбасс балалары юлыккан катлаулы тормыш шартларына игътибарны җәлеп итү өчен, ”Буыннар хәтере” хәйрия фонды проекты. Проект федераль дәрәҗәдә Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фотолардагы балаларның якты йөзләренә карап, олы кешегә дә күтәрү җиңел булмаган югалтулар кичерүләренә ышануы да кыен. Проектның амбассадоры Юлия Барановская, аларның күргәннәрен язып алу өчен, геройларның һәрберсе белән очраша.

Донбасс балаларының тарихын дөнья белән уртаклашу фотопроектның бердәнбер максаты түгел. Фотолардагы һәр бала «Буыннар хәтере» хәйрия фондыннан кирәкле медицина ярдәме алды. Кайбер балаларга алган яраларыннан соң операцияләр, кемгәдер – реабилитация, психологик ярдәм кирәк булды.

Күргәзмәне бушлай һәм теләге булган һәркем карый ала.


Leave a Reply

Новости_тат

12 сентября 2023