«РОСТКИ»  беренче Россия-Кытай форумы – КДВМА «РОСТКИ»  беренче Россия-Кытай форумы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«РОСТКИ»  беренче Россия-Кытай форумы

11 сентября 2023
51

Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов хезмәттәшләре белән бергә 7-8 сентябрьдә Казанда узган Беренче Россия-Кытай «РОСТКИ» форумында булдылар. РФ һәм КХР сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерү өчен яңа мәйданчык булдыручы чара «Казан Экспо»да узды.

Россия-Кытай форумы программасына 50дән артык эшлекле сессия, шул исәптән КХР һәм РФ партияләре диалогы, IT, машина төзелеше, нефть химиясе, транспорт, туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр юнәлешләре буенча эшлекле сессияләр керде. Форум кысаларында Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе булып узды, ул компанияләр арасында үзара хезмәттәшлек мәйданчыгына әверелде. Күргәзмәдә инвестиция һәм инфраструктура проектлары, икътисадта үзара файдалы технологик альянслар презентациясе, B2B проектлары, эре бизнес һәм МСП субъектлары продуктлары, партнерлар һәм спонсорлар, халыкара стендлар тәкъдим ителде.


Leave a Reply