Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында   – КДВМА Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында   - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  

31 марта 2023
41

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, 30 мартта, биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре” дигән спекталь карадылар.

“Гөргөри кияүләре” – драматург Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре буенча куелган ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия. Әсәрнең үзәгендә керәшен татарларының йолалары күрсәтелгән. Үрбәш  авылы кешесе Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә балаларын ялгыз үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан кыз йортына яучы җибәрүләр, кияүләр арасында көрәш, җыр, бию буенча сынашулар башлана.  

Гади генә сюжет нигезендә тирән фикер ята: ата-бабаларыбыздан калган йолалар буш гадәт кенә түгел, ә зирәк тормыш фәлсәфәсе.


Leave a Reply

Новости_тат

31 марта 2023