Казан ДВМА студентлары стипендия ияләре булдылар – КДВМА Казан ДВМА студентлары стипендия ияләре булдылар - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Казан ДВМА студентлары стипендия ияләре булдылар

20 марта 2023
43

14 марта «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» III Төбәк этномәдәни фестиваленә йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы Югары уку йортлары студентлары арасында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия стипендиясенә конкурс йомгаклары ясалды. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов Идел буе университеты ректоры Рәфис Борһановка конкурсны уздыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Конкурс студентларны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятләрен һәм телләрен саклауга, өйрәнүгә, аларны иҗат, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлек аша популярлаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлеккә җәлеп итү максатларында үткәрелде. Студентлар конкурска Татарстанның мәдәни һәм тел мирасын өйрәнүгә, аны популярлаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлекне чагылдырган материаллар тәкъдим иттеләр. Стипендия ияләре – безнең республикада яшәүче халыкларның телләре һәм тарихы буенча иҗади конкурслар һәм фестивальләр, олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары. Шулай ук конкурста фәнни басмалар, журналистлык әсәрләре, этномәдәни тематика буенча проектлар авторлары да катнашты.

Студентлар Рудик Муллаянов (105 төркем, ВМФ), Илвина Садертдинова һәм Диана Мансурова (341 төркем, БСФ) конкурста катнашып, стипендия ияләре булдылар һәм дипломнар,  кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен  телибез!


Leave a Reply