Студентлар өчен Татарстан Республикасында татар телен саклау һәм үстерү буенча стипендия алуга конкурс – КДВМА Студентлар өчен Татарстан Республикасында татар телен саклау һәм үстерү буенча стипендия алуга конкурс - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар өчен Татарстан Республикасында татар телен саклау һәм үстерү буенча стипендия алуга конкурс

19 января 2023
55

2023, 18 январь

Студентларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү буенча стипендияләр конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурсның максатлары:

  • Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең культураларын һәм телләрен саклау һәм үстерү;
  • яшь буынны бөтен Россиянең матди булмаган казанышы буларак милли культураларны саклау һәм үстерү мөһимлеген аңларга өйрәтү;
  • студентлар арасында иҗади үсешкә, фәнни-тикшеренү һәм сәнгать эшчәнлегенә кызыксыну уяту;
  • Татарстан Республикасы территориясендә укучы студентлар арасында яңа коллективлар, башкаручылар, милли сәнгатьтә иҗат осталары эзләү;
  • милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту;
  • милли бердәмлекне, патриотик һәм рухи традицион кыйммәтләрне пропагандалау;
  • студентларның милли һәм гражданлык үзенчәлеген ныгыту;
  • студентларны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның рухи һәм мәдәни традицияләр белән таныштыру, буыннарның өзлексезлеген тәэмин итү;
  • күпмилләтле культураның өлеше булган халык сәнгатендә, әдәбиятта, кино һәм башка әсәрләрдә тәкъдим ителгән төрле жанрларны һәм иҗат төрләрен өйрәнү аша яшьләргә эстетик тәрбия бирү.

Конкурста катнашу өчен шартлар:

  1. Катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларының көндезге бүлек студентлары булырга мөмкин. Россия Федерациясе гражданнары конкурста катнашырга хокуклы.
  2.  Конкурста Положениенең 2.1.1. п.  туры килгән студентлар берлеге һәм иҗат коллективлары катнаша ала.
  3. Конкурс шартлары буенча 30 мең сум күләмендә 100 ләп стипендия бирелә.

Leave a Reply

Новости_тат

19 января 2023