Академия ректоры Р.Х. Равилов белән турыдан-туры эфир – КДВМА Академия ректоры Р.Х. Равилов белән турыдан-туры эфир - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия ректоры Р.Х. Равилов белән турыдан-туры эфир

22 декабря 2022
74

2022 елның 8 декабрендә, ВКОНТАКТЕ челтәрендәге рәсми биттә, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ректоры Рөстәм Хамәт улы Равилов белән туры эфир булып узды (https://vk.com/ksavm_official).

Өченче ел рәттән, ел ахырында, академия студентларының ректор белән очрашуы була, ул студентларны кызыксындырган сорауларга туры эфирда җавап бирә.

2022 елның 25 ноябрендә академиянең ВКОНТАКТЕ ( https://vk.com/ksavm_official?w=wall-184885676_3201) рәсми төркеменә 2 төрле тема буенча аноним электрон форма җибәрдек.

– коррупциягә каршы тематика (коррупция очрагына юлыкканнар өчен булган мәгълүмат белән уртаклашу мөмкинлеге);

– уку процессына, дәрестән тыш эшчәнлеккә кагылышлы гомуми сораулар.

Бу администрация һәм студентлар арасында үзара бәйләнешне өзлексез үстерүдә бик мөһим чара.

Рәсми төркемдәге ВИДЕО бүлегендә туры эфирны карый аласыз.

Академия ректорына студентлар белән үзара бәйләнешне үстерүдә даими инициативасы өчен рәхмәт белдерәбез.


Leave a Reply

Новости_тат

22 декабря 2022