Студентлар Каюм Насыйри музеенда – КДВМА Студентлар Каюм Насыйри музеенда - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар Каюм Насыйри музеенда

6 декабря 2022
66

Музей күренекле мәгърифәтче, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 1825-1902) исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2002 елның 1 февралендә Казанның тарихи Иске Татар бистәсендә ачыла. Музей урнашкан бина өр-яңадан торгызылган һәм ХIХ гасырның агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Әлеге бинаның беренчесен Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов төзеткән булган. Каюм Насыйри  әлеге йортта 1887-1902 елларда яшәгән. Документларгв карап, Каюм Насыйри яшәгән бүлмә элекке хәлендә торгызылган.

Музейда 260 экспонат җыелган. Экспозицияләр К. Насыйриның тормышын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктырта.


Leave a Reply

Новости_тат

6 декабря 2022