Академия укытучылары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы
15 ноябрьдә укытучы-профессорлар составында “Сәламәтлек” Спартакиадасы старт алды. Өстәл теннисы ярышларында академиянең 8 укытучысы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
3 урын – биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты деканы урынбасары, биология фәннәре кандидаты, доцент Хисамов Рифат Ринатович;
2 урын – ветеринария медицинасы факультеты деканы урынбасары, доцент Зиннәтов Фәрит Фатихович;
1 урын – ветеринария медицинасы факультеты деканы, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент Нургалиев Фәрит Муллагалиевич.
Җиңүчене һәм призерларны котлыйбыз, катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе ярышларда да уңышлар телибез!
15 ноября 2022
17 ноября 2022
Академия укытучылары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы