Татар халкының күренекле шәхесләре иҗатлары белән танышуга багышланган “түгәрәк өстәл”
2021 Россиядә Фән һәм технологияләр, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул нисбәттән 11 нче февраль көнне чит телләр кафедрасында, татар халкының күренекле шәхесләре иҗатлары белән танышуга багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылды. Әлеге чарада кафедра мөдире Г.И. Фәйзиева, укытучылар Г.Х. Якупова, Т.С. Горбунова, Р.Р. Хусаинова биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты студентлары катнашты. 121 төркем студентлары Бәхтиярова Энҗе, Долгова Алёна Әхмәтһади Максудиның, Галимҗан Ибраһимовның фәнни-педагогик, әдәби, журналистика өлкәсендәге эшчәнлекләре турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
14 декабря 2020
11 февраля 2021
Татар халкының күренекле шәхесләре иҗатлары белән танышуга багышланган “түгәрәк өстәл”