Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясенең 150 еллыгын бәйрәм итү – КДВМА Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясенең 150 еллыгын бәйрәм итү - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясенең 150 еллыгын бәйрәм итү

14 сентября 2023
49

14 сентябрьдә Н.Э. Бауман исемендәге ветеринария медицинасы академиясе оешуга 150 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар булып узды.

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен котларга  Россия Федерациясе, Татарстан Республикасынын төрле шәһәрләреннән,  шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казаннан 300дән артык кунак килде. Алар арасында министрлыклар һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, агробизнес һәм АСК вәкилләре, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре, галимнәр, студентлар һәм ветераннар бар.

 

Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов, «Агрообразование» ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Балакирев, академияне тәмамлаган, бүгенге көндә республика муниципаль районнары башлыклары, Чуваш дәүләт аграр университеты ректоры Андрей Макушев, Казан югары уку йортлары ректорлары, РФ атказанган ветеринария табибы, ветеринария фәннәре кандидаты, РФ практик ветеринария табиблары Ассоциациясе Президенты Сергей Середа һәм башка бик күпләр катнашты.

Бәйрәм тантанасын Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, профессор Рөстәм Равилов ачып җибәрде. Ул академиянең зур, катлаулы, вакыйгаларга бай тарихлы булуын билгеләп үтте. Казан ДВМАнең абруе ветеринария тармагының һәм агросәнәгать комплексының һөнәри һәм фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган. “Бездә югары квалификацияле белгечләр коллективы формалашты һәм эшли, ышанып  әйтә алабыз, заман безнең алдыбызга куйган грандиоз бурычларны лаеклы үтибез. Безнең барлык уңышларыбыз һәм казанышларыбыз – академиянең күп буын галимнәре, хезмәткәрләре казанышы. Хезмәтегез өчен Рәхмәт сезгә, кадерле дуслар”, – диде ректор. Ул шулай ук Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә һәм башкаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Тантаналы чара кысаларында дәрәҗәле кунаклар академия хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Академия шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр советының, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең, ТР Фәннәр Академиясенең һәм башкаларның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган бүләкләү турындагы Указны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров укыды.


Leave a Reply

Новости_тат

14 сентября 2023

18 сентября 2023