«Россельхозбанк» АҖ ТРФ директоры Л. Р. Кудерметованың Студентлар көне белән котлавы! – КДВМА «Россельхозбанк» АҖ ТРФ директоры Л. Р. Кудерметованың Студентлар көне белән котлавы! - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«Россельхозбанк» АҖ ТРФ директоры Л. Р. Кудерметованың Студентлар көне белән котлавы!

25 января 2023
59

Хөрмәтле Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары!

Сезне чын күңелдән Студентлар көне белән котлыйм! Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә яшь, сәләтле,  талантлы һәм перспективалы кадрлар кирәк. Сезнең инновацион идеяләрегез, энергиягез республикабызның агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итә,  киләчәктә дә авыл хуҗалыгы үсешенә яңа этәргеч бирер дип ышанам. Сезгә яңа ачышлар һәм казанышлар, барлык идеяләрегезнең тормышка ашуын, яңа үрләр яулавыгызны, укуыгызда уңышлар телим! Студент тормышының һәр көненнән шатлык тоеп яшәгез. Бу еллар гомерегезнең иң рәхәт вакыты буларак хәтерегездә нык саклансын!


Leave a Reply