Студентлар татар шагыйре Муса Җәлилнең музей-фатирында
2025 елның 13-20 мартында биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары (121, 122, 123, 141 төркемнәр) бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое (1956), Ленин премиясе лауреаты (1957) Муса Җәлилнең музей-фатирында булдылар. Экскурсияне чит илләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Муса Җәлил музее бөек татар шагыйре 1941 елда фронтка киткәнче гаиләсе белән яшәгән йортта урнашкан. Музей ике фатирны били: берсе мемориаль, икенчесе әдәби–музыкаль салон итеп җиһазландырылган. Шагыйрьнең кабинетында 1935 елда Җәлил үзе сатып алган язу өстәле, шәхси китапханәсе урнашкан китап шкафы саклана. Мемориаль әйберләр арасында шулай ук ул 1934 елда сатып алган мандолина, дуслары, туганнары һәм шагыйрьнең шәхси фотосурәтләре төшерелгән фотоальбом.
20 марта 2025
Студентлар татар шагыйре Муса Җәлилнең музей-фатирында