Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында
14 февраля 2025
239
13 февральдә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдылар. Экскурсияне
чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Студентлар татар классигы А.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча
спектакль карадылар. Сәхнәдә татар кызының куңел кичерешләре, авыр балачагы, уку
вакыты, яраткан кешесе белән аңлашылмаучанлыгы һәм алга таба авылда яшәве
вакыйгалары яктыртыла. Гаилә кыйммәтләре һәм кеше гамәлләре турындагы әсәр бүгенге
көндә дә актуальлеген югалтмый һәм татар әдәбиятында танылган әсәрләр рәтенә керә.

Новости_тат
14 февраля 2025
Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында