Казан ДВМАндә «ЭкоНива” компаниясе вәкилләре булды – КДВМА Казан ДВМАндә «ЭкоНива” компаниясе вәкилләре булды - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Казан ДВМАндә «ЭкоНива” компаниясе вәкилләре булды

14 февраля 2025
8
2025 елның 12 феврале
Кунаклар берничә лабораторияне карап чыктылар, аларда заманча җиһазлар һәм
тикшеренү методлары белән таныштылар. Моннан тыш, компания вәкилләре генетика,
терлекләрне үрчетү һәм ашату өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөһим темаларына кагылып
үттеләр.
Утырышлар залында студентларның практика узуга һәм аларны эшкә урнаштыруга
кагылышлы мәсьәләләр каралды, бу ветеринария һәм зоотехния өлкәсендә белгечләр
әзерләү өчен аеруча актуаль. Уртак тырышлыклар белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм
заман таләпләренә әзер квалификацияле белгечләр әзерләргә ярдәм итәчәк.
Бу чара академия белән «ЭкоНива» арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга
мөһим адым булды. Бу хезмәттәшлек ике якка да файда китерер дип ышанабыз!
 

Leave a Reply

Новости_тат

14 февраля 2025