XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы – КДВМА XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы

10 февраля 2025
8

8 февральдә академия студентлары ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы – 2025» массакүләм спорт чарасында катнаштылар. Барлыгы 20,5 мең казанлы массакүләм йөгерүдә теркәлде.

Төп стартлар шәһәрнең өч мәйданчыгында — «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында һәм Каенлыкта (Дәрвишләр) узды.

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары булып:

– хезмәт ияләрен һәм укучы яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

– халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау;

– сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

патриотлык һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү тора.

Академиябез студентларына мондый мөһим вакыйга белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез!


Leave a Reply

Новости_тат

10 февраля 2025