Казан ДАУның, Казан ДВМА һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының вакытлы (берләштерелгән) Гыйльми советы утырышы
24 января 2025
7
22 январь, 2025 ел
Бүген Казан дәүләт аграр университетының актлар залында Казан дәүләт аграр
университетының югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, Казан дәүләт ветеринария
медицинасы академиясенең югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм Татарстанның
агробизнес кадрларын яңадан әзерләү өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең вакытлы
(берләштерелгән) Гыйльми советы утырышы булып узды. Көн тәртибендә уку йортларын
үзгәртеп кору белән бәйле берничә мәсьәлә тора иде.
Утырышны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачып җибәрде. “Безнең Сезнең белән
бүгенге очрашуыбыз — ул барыннан да элек безнең уртак киләчәгебезгә караш. Монда
сүз стратегик бурычлар, университетның ышанычлы, озак вакытлы үсеше өчен мөһим
мәсьәләләр турында барачак, аның составына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы
министрлыгы боерыгы нигезендә аграр университетка кушыла торган учреждениеләрнең
хезмәт коллективлары керәчәк», — диде Казан дәүләт аграр университеты ректоры.
Аннары Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов
структуралардагы үзгәрешләр югары уку йортларына яңа юнәлешләрдә үсәргә мөмкинлек
бирер дигән ышаныч белдерде.
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы Сергей Алексеев барысына да яңа белем бирү оешмасында
уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
Аннары вакытлы Гыйльми совет әгъзалары берничә сорау бирделәр, аларга Казан дәүләт
аграр университетының укыту-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры
Андрей Дмитриев җавап бирде.
Утырышка йомгак ясап, Гыйльми совет әгъзаларының барысы да бертавыштан барлык
мәсьәләләрне хуплап тавыш бирделәр.
Новости_тат
21 января 2025
24 января 2025
Казан ДАУның, Казан ДВМА һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының вакытлы (берләштерелгән) Гыйльми советы утырышы