Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында
15 ноябрьдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Студентлар татар классик әдәбиятына зур өлеш керткән язучы Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм Мөхаҗирләр” романнары буенча куелган спектакль карадылар. Әлеге әсәрләр безнең көннәргә рус телендә килеп ирешә. “Болганчык еллар”да иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә “Мөхаҗирләр”дә 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышы сурәтләнгән.
Әсәр аша режиссер бәхет һәм аны эзләү турында уйлана, әсәрнең төп мәгънәсе дә шушы темага салынган.
М. Галәү әсәре буенча куелган әлеге спектакль “Алтын битлек” премиясенә лаек булды.
18 ноября 2024
Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында