Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү
7 ноябрьдә «Казан Экспо»да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты.
Безнең академиядән укыту-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Ленар Заһидуллин һәм ТРның атказанган ветеринария табибы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, ВЭО кафедрасы профессоры Иван Никитин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аграрийларның профессиональлеге һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында татарстанлылар үзләре җитештергән төп продуктлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Рәис шулай ук әлеге игелекле эшкә бер дистә ел гына багышламаган тармак ветераннарын да билгеләп үтте. Аннары ул үсешкә аерым өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария эшен оештыру кафедрасы профессоры Иван Никитин күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә аерым өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.
Марат Җәббаров ассызыклаганча, АПК хезмәткәрләре тырышлыгы белән Татарстанның авыл хуҗалыгы тотрыклы үсеш кичерә һәм республиканың иминлеге һәм чәчәк атуына нигез булып тора. “Илнең авыл хезмәтчәннәреннән дә ышанычлырак терәге юк, аларның фидакарь хезмәте батырлыкка тиң. Агымдагы елда катлаулы шартларга карамастан, сез тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итеп, аның тотрыклы үсешен саклап һәм барлык төп юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга ирешеп, тагын бер кат югары профессионализмны күрсәттегез», – диде министр.
11 ноября 2024
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү