“Алтын көз — 2024” Бөтенроссия күргәзмәсе – КДВМА  “Алтын көз — 2024” Бөтенроссия күргәзмәсе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

 “Алтын көз — 2024” Бөтенроссия күргәзмәсе

16 октября 2024
8

Бу көннәрдә Мәскәүдә «Алтын көз – 2024» 26 нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсе уза – бу илебезнең АПКсында төп эшлекле вакыйга. Ул гадәттәгечә үсемлекчелек һәм терлекчелек, тармакның техник һәм фәнни үсеше өлкәсендәге төп казанышларны күрсәтә. Быел күргәзмә беренче тапкыр яңа «Тимирязев-Үзәк» УКК мәйданчыгында К.А. Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА базасында уза.

«Алтын көз — 2024» төп тематик линияләре — агросәнәгать комплексының соңгы унъеллык эш нәтиҗәләре, технологик лидерлыкка ирешү мәсьәләләре, шулай ук АПК хезмәткәрләре. Күргәзмәнең экспозициясе һәм эшлекле программасы шушы юнәлешләргә багышланган.

Чарада бизнес, Россия төбәкләре, экспертлар һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре катнаша. Күпсанлы дискуссияләр барышында тармак мәсьәләләренең киң даирәсе каралачак. Аерым алганда, беренче көнне чарада катнашучылар кече агробизнесны үстерү, органик продукция базары перспективалары, төбәкләрнең аграр экспорты, Россия терлекчелегенең һәм ветеринариясенең киләчәге кебек темалар буенча фикер алышачаклар.

Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов «Глобаль чакырулар шартларында азык-төлек иминлеген фәнни тәэмин итү» форумында катнашты. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия Фәннәр академиясе оештырган форумда фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, кадрлар әзерләү, селекция, генетика, биотехнологияләр үсеше һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар. Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Фәннәр Академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Күргәзмә кысаларында берничә килешү имзаланды:

  • Казан ДВМАсе һәм Арктик ДАТУ арасында фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешү. Килешүгә Казан ДВМА ректоры Рөстәм Равилов һәм Арктик ДАТУ ректоры Валерий Федоров кул куйдылар.
  • “Вет Сити Центр» ҖЧҖ һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешү. Килешүгә Ветсити академиясе директоры Екатерина Паршина һәм академия ректоры Рөстәм Равилов кул куйдылар.

«Алтын көз — 2024» күргәзмәсенең өченче көнендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, профессор Рөстәм Равилов «Илнең авыл территорияләре өчен кадрлар әзерләү моделе» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара РФ АХМның фәнни-технологик сәясәт департаменты тарафыннан оештырылган.

Традиция буенча күргәзмәне уздыру кысаларында фәнни эшләнмәләр, инновацияләр һәм бастырып чыгарылган хезмәтләр өчен бүләкләү булды. Казан ДВМА 2 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.

Алтын:

  1. Авыл хуҗалыгы кошларының продуктивлыгын арттыру һәм аларның итенең сыйфатын яхшырту өчен комплекслы пробиотик азык өстәмәсе эшләгәне өчен.

2.Сыерлар авыруын профилактикалау өчен яңа пробиотик препаратлар уйлап тапкан өчен.

Көмеш:

  1. Кошчылык биокалдыклары, модификацияләнгән цеолит һәм терлекчелек өчен пробиотик препарат нигезендә азык концентратларын эшләгәне өчен.
  2. Сыерларның субклиник мастит белән авыруларын профилактикалау чараларын һәм яңа пробиотик препарат эшләгәне өчен.

Бронза:

  1. «Лизунцы СОЛЕВИТ» углевод-витамин-минераль комплексын эшләгәне өчен.
  2. Югары уку йортлары студентларына «Зоогигиена»дәреслеген әзерләгәне өчен.

Leave a Reply

Новости_тат

16 октября 2024