Казанда «Лаборатория мөдирләре мәктәбе ” старт алды – КДВМА Казанда «Лаборатория мөдирләре мәктәбе ” старт алды - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Казанда «Лаборатория мөдирләре мәктәбе ” старт алды

8 октября 2024
17

Казан ДВМА кафедра мөдирләре ректор, профессор Рөстәм Равилов җитәкчелегендә “Лаборатория мөдирләре мәктәбе” программасын ачуда катнаштылар. Программаны ачу тантанасы ТР Фәннәр академиясендә узды. Чара ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашында узды.

Программаның төп максатларыннан берсе – Татарстан Республикасында фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрнең сыйфатын күтәрү.

“Лаборатория мөдирләре мәктәбе” 1 декабрьдә тәмамлана. Программада катнашучы 420 кеше арасында әйдәп баручы югары уку йортларының фәнни бүлекчәләренең гамәлдәге җитәкчеләре дә, кафедра мөдирләре вазыйфаларын биләү өчен профессор-укытучылар составыннан кадрлар резервы да бар. Уку 72 сәгать тәшкил итә.

Үз тәҗрибәләрен лаборатория мөдирләре белән әйдәп баручы федераль һәм республика белгечләре-экспертлар уртаклашачак. Программаның өстенлеге – белем бирүнең компетентлы моделенә нигезләнгән алым. Укыту 5 модульгә бүленгән, аның кысаларында түбәндәге юнәлешләргә аерым игътибар бирелә: Россия Федерациясен һәм Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү, җитәкчеләрнең шәхси сыйфатларын үстерү, уңышлы эшләүче лаборатория булдыру, вузара кооперация, эшләнмәләрне коммерцияләштерү, грант эшчәнлеге, басма активлыкны арттыру.

«Лаборатория мөдирләре мәктәбе»нең ничек узачагы, аның максатлары һәм бурычлары турында Альберт Гыйльметдинов сөйләде.

“Бу мәктәпнең стиле – максималь практикага юнәлешлелек. Без монда профессионаллар җыелуыннан чыгып эш итәбез. Катнашучыларның 90-95 проценты әзер, ә калганнарын  әлеге  мәктәп формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш”, – дип билгеләде ул. Белем бирү проекты Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Казан федераль университеты кооперациясендә ВШГМУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Укытуның нәтиҗәсе иң яхшы фәнни (технологик) проектларны эшләү һәм тәкъдир итү булачак.


Leave a Reply

Новости_тат

8 октября 2024