Ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда – КДВМА Ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда

3 октября 2024
11

1-3 февральдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары (107-112нче төркемнәр) Габдулла Тукай музеенда булдылар. Экскурсия чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова тарафыннан оештырылды.

Габдулла Тукай (1886-1913) – татар халкының бөек шагыйре, яңа татар әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе. Аның әсәрләре татар шигърияте һәм дөнья әдәбиятының алтын фондына кертелгән. Музейда Габдулла Тукайның сирәк мемориаль әйберләре, фотосурәтләре һәм әсәрләре, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналларның нөсхәләре, шагыйрь аралашкан кешеләрнең әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның үлгәннән соң эшләнгән битлеге тәкъдим ителә. Күргәзмәнең бер өлеше шагыйрьнең танылган замандашлары турында сөйли, залларда Хөсәен Ямашев, Габдулла Кариев һәм башка шәхесләрнең шәхси әйберләре урнаштырылган.


Leave a Reply

Новости_тат

3 октября 2024