«АгроВет» номинациясе буенча «АгроНТРИ 2024» читтән торып финал этабы йомгаклары
«АгроНТРИ 2024» Бөтенроссия конкурсының читтән торып финал этабында «АгроВет» номинациясе буенча суперфиналга Татарстан Республикасы җыелма командасы үтте!
Финал этабы регламенты нигезендә катнашучылар номинация юнәлеше буенча проект әзерләргә тиеш иде.
Суперфиналга чыктылар:
Габдуллина Диләрә – Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 3 нче Лаеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;
Миргалимов Ленар – 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;
Чернов Вячеслав – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
Җиңүчеләрне — беренче урыннарны яулаган Агрокласс укучыларын, шулай ук аларның остазларын — академия укытучылары Ольга Шоркина, Булат Тамимдаровны, мәктәп укытучылары Зөфәр Габдуллин, Алсу Вәлиева, Анатолий Николаевны һәм номинация кураторы Алишева Евгенияне котлыйбыз.
Хәзерге вакытта җиңүчеләр суперфиналның төп этабына әзерләнә, анда алар илнең барлык почмакларыннан 83 команда белән ярышачак. Ярыш 17-20 октябрьдә Мәскәүдә узачак.
Җиңүчеләр исемлеге конкурс сайтта бирелгән
30 сентября 2024
«АгроВет» номинациясе буенча «АгроНТРИ 2024» читтән торып финал этабы йомгаклары