Чыгарылыш курс студентларының «Ак Барс Холдинг ” компаниясе вәкилләре белән очрашуы – КДВМА Чыгарылыш курс студентларының «Ак Барс Холдинг ” компаниясе вәкилләре белән очрашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Чыгарылыш курс студентларының «Ак Барс Холдинг ” компаниясе вәкилләре белән очрашуы

19 сентября 2024
3

Бүген академиянең актлар залында чыгарылыш курс студентлары «Ак Барс Холдинг» компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Сәламләү сүзләре белән генераль директорның персонал буенча урынбасары Айрат Алеев чыгыш ясады. Аннары «Яратель» кошчылык фабрикасы директоры Фәнил Нигъмәтуллин фабриканың эше, Апас районында яңа фабрика төзелеше, эш шартлары турында сөйләде. Аннары директор урынбасары, баш табиб Роза Мирзабулатова практика узу мөмкинлеге турында сөйләде һәм киләчәктә чыгарылыш курс студентларының кошчылыкка эшкә киләчәгенә өмет белдерде.

Шулай ук студентлар алдында ТРО МОО РСО техник директоры Владимир Братухин чыгыш ясады һәм студентларны эш эзләүдә кыенлыклар килеп чыккан очракта, штаб предприятиеләргә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырды.


Leave a Reply

Новости_тат

19 сентября 2024