Kazan Digital Week — 2024 материаллар җыентыгына бирелгән иң яхшы фәнни мәкаләгә конкурс йомгаклары – КДВМА Kazan Digital Week — 2024 материаллар җыентыгына бирелгән иң яхшы фәнни мәкаләгә конкурс йомгаклары - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Kazan Digital Week — 2024 материаллар җыентыгына бирелгән иң яхшы фәнни мәкаләгә конкурс йомгаклары

11 сентября 2024
11

10 сентябрьдә Kazan Digital Week-2024 Халыкара форумының төп программасын ябуга багышланган тантаналы чарада Халыкара форум материаллары җыентыгына бирелгән иң яхшы фәнни мәкалә конкурсына йомгак ясалды.

«Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр» номинациясендә экспертлар берлеге тарафыннан академия авторлары коллективының (ОВД кафедрасы доцентлары Сергей Домолазов, Михаил Васильев, Анастасия Васильева, ЭОМиИТ кафедрасы доценты Андрей Макаров) һәм «Алга югары технологияләр үзәге» ҖЧҖнең фәнни тикшеренүләр буенча партнерларыбызның (генераль директоры Дмитрий Иванов, әйдәп баручы белгеч Ильяс Әхмәдиев) «Умартачылыкта аддитив технологияләр кулану» мәкаләсе иң яхшы дип табылды. Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев кул куйган дипломны авторларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары  Олег Качанов тапшырды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!


Leave a Reply

Новости_тат

11 сентября 2024