“Хәтер шәме – 2024” Бөтенроссия акциясе – КДВМА “Хәтер шәме – 2024” Бөтенроссия акциясе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

“Хәтер шәме – 2024” Бөтенроссия акциясе

24 июня 2024
76

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 83 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең тормышы «Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соң» дип бүленгән. Шәмнәр кабызу акциясенең төп идеясе – илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, һәлак булган солдатларны, халыкны хөрмәт белән искә алу. «Хәтер шәмнәре»нең тагын бер бурычы — тарихи хакыйкатьне саклау, сугыш вакыйгаларын һәм аларны яшь буынның  аңлавы мөһимлеген искә төшерү. Акция консолидацияләү әһәмиятенә дә ия, чөнки ул төрле милләт һәм һөнәр ияләрен берләштерә. Ветераннарны хәтерләгәндә, аларның батырлыклары онытылмас! 22 июньдә бөтен дөньяда Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән һәркем истәлегенә шәмнәр кабызыла.


Leave a Reply

Новости_тат

19 июня 2024

24 июня 2024