Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар – КДВМА Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар

13 июня 2024
68

11 июньдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары 101 төркем кураторы Эльвира Мәһдиева белән бергә Татарстан Республикасында иң зур 75х40 м зурлыктагы Россия флагын ачу акциясендә катнаштылар. Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм иҗтимагый берләшмәләр активистлары тарафыннан оештырылган чара Россия көне алдыннан «Казан» гаилә үзәге янында узды.
Россия көне – Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бу илдә иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе.


Leave a Reply