Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… ” конкурсында катнашуы – КДВМА Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… ” конкурсында катнашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… ” конкурсында катнашуы

18 апреля 2024
15

2024 елның 17 апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г. Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип исемләнгән фәнни-иҗади конкурс булып узды. Бәйгедә махсус урта һәм югары йортларыннан килгән студентлар, гомуми белем бирү учреждениеләренең 4-11 сыйныф укучылары  катнашты.

Конкурсның максаты – сәләтле студентларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, туган телне, әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.

Безнең академия студентлары түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар:

1 номинация – “Без Тукайлы халык”. Татар студентлары Г. Тукайның шигырьләрен татар телендә сөйләделәр: “Милли моңнар” – Раилә Шаһивәлиева (ВМФ, 101 төркем – I дәрәҗә диплом), – “Ана догасы” – Гадел Сибгатов (БСФ, 121 төркем – II дәрәҗә диплом);

2 номинация – “Тукай моңы – җиһанда” – Г. Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсе. Студентлар Г. Тукай шигырьләрен рус телендә сөйләделәр: “Китап” – Рузанна Хисмәтуллина (БСФ, 121 төркем – III дәрәҗә диплом), “Театр” – Эдуард Темерханов (ВМФ, 110 төркем – III дәрәҗә диплом).

Барлык студентлар да дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Leave a Reply

Новости_тат

18 апреля 2024