Биотехнология һәм стандартлашыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда – КДВМА Биотехнология һәм стандартлашыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Биотехнология һәм стандартлашыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда

16 февраля 2024
30
7, 15 февральдә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1
курс студентлары (121, 122, 123, 141 төркемнәр) шагыйрь Габдулла Тукай
музеенда булдылар. Экскурсия чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә
Якупова тарафыннан оештырылды.
Габдулла Тукай (1886-1913) – татар халкының бөек шагыйре, яңа татар
әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе. Аның
әсәрләре татар шигърияте һәм дөнья әдәбиятының алтын фондына кертелгән.
Музейда Габдулла Тукайның сирәк мемориаль әйберләре, фотосурәтләре һәм
әсәрләре, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналларның нөсхәләре,
шагыйрь аралашкан кешеләрнең әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның
үлгәннән соң эшләнгән битлеге тәкъдим ителә. Күргәзмәнең бер өлеше
шагыйрьнең танылган замандашлары турында сөйли, залларда Хөсәен
Ямашев, Габдулла Кариев һәм башка шәхесләрнең шәхси әйберләре
урнаштырылган.

Leave a Reply

Новости_тат

16 февраля 2024