КДВМА ректоры ТР Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында катнашты – КДВМА КДВМА ректоры ТР Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында катнашты - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

КДВМА ректоры ТР Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында катнашты

22 декабря 2023
46
2023 елның 21 декабре
21 декабрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Фәннәр академиясенең
актлар залында узган Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гомуми
җыелышында катнашты. Чарада Рифкать Миңнеханов рәислегендә Татарстан
Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы
Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Рәисе
ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
академигы Мәгъзүм Сәлахов, РФА КазНЦ ФИЦ директоры Алексей Калачев катнашты.
Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов 2023 елның төп нәтиҗәләре
турында сөйләде, шулай ук ТР Фәннәр академиясе академигы Мәкъзүм Сәлаховка
«Фәндәге казанышлары өчен» ТР Фәннәр академиясенең Алтын медален тапшырды, ә ТР
Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Рөстәм Миңнеханов исеменнән
Рәхмәт хаты тапшырды. Татарстан Фәннәр академиясе эшләгән елларда беренче тапкыр
йомгаклау җыелышы артистларның зур чыгышы белән тәмамланды.

Leave a Reply