Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗаты белән танышу – КДВМА Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗаты белән танышу - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗаты белән танышу

3 октября 2023
46

2023 елның 29 сентябрендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең уку залында Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин иҗатына багышланган тантаналы чара булып узды. Әлеге чарада БСФ деканы Рамил Файзрахманов, китапханә мөдире Чулпан Харисова, Ф. Яруллинның туган авылындагы музее хезмәткәре Гүзәлия Газизуллина, доцентлар Сәүия Хәкимова, Гөлзидә Якупова, БСФның 121, 122, 123, ВМФның 105 төркем студентлары катнашты.

Гүзәлия Газизуллина студентларны әдипнең иҗаты һәм катлаулы тормыш юлы белән таныштырды. Ф. Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыл Яр авылында туган. 1964 елда авторның беренче китабы – “Мин тормышка гашыйк” исемле шигырьләр җентыгы, “Җан авазы” (1994), “Һәркемнең үз сукмагы” (1982), “Кайту” (1992), “Яралы язмышлар” (2000), һ.б. проза әсәрләре басылып чыга.

Сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән “Җилкәннәр җилдә сынала” (1971) исемле повесте аңа киң масса укучылар алдында танылу китерә. Ул үзенең әсәрләре белән, тормышта нинди генә авырлыклар очраса да, кешеләрне көчле рухлы булып калырга, куелган максатка ирешергә чакыра.

Ф. Яруллин – М. Җәлил исемендәге комсомол премиясе (1978), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995). 1985 елдан “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.


Leave a Reply