Белем көне! – КДВМА Белем көне! - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Белем көне!

6 сентября 2023
50

1 сентябрьдә Казан ДВМА стадионында Белем көне булып узды. Бәйрәм чарасын академия ректоры, профессор Рөстәм Равилов ачты. Студентларны һәм кунакларны уку елы башлану белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Айрат Гәрәев, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина һәм «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ җитештерү хуҗалыгы директоры Илдар Шәйхетдинов катнашты.

Тантаналы линейкада укуда һәм практикада актив булган студентларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Беренче курс студентлары факультет деканнары һәм төркем кураторлары белән таныштылар. Чара академиянең студентлар активы иҗади коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.


Leave a Reply