12 июньдә Татарстан студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры старт алды – КДВМА 12 июньдә Татарстан студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры старт алды - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

12 июньдә Татарстан студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры старт алды

12 июня 2023
55

Россия көненә багышланган әлеге вакыйга уңаеннан «Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды, анда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков, шулай ук хәрәкәт ветераннары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Штаб җитәкчеләре хөрмәтле кунакларга җәйге сезонга әзерлек турында рапорт тапшырдылар һәм хезмәт объектларында эшләү өчен күптән көтелгән юлламалар алдылар. Студотрядларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хәрәкәт вәкилләре төзелеш, үсеп килүче буынны тәрбияләү, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә, икътисадның башка сегментларында хезмәт итәләр. Быел барлыгы 7 меңнән артык студент хезмәт тәҗрибәсе алачак.

“12 июньдә, Россия көнендә, без студент отрядларын Россия һәм Татарстан объектларына озатабыз, – диде Садыйков. – Меңнән артык студотряд вәкилләре җәйге хезмәт семестры дәвамында эшләячәк төрле предприятиеләргә, оешмаларга юллама алды».

Ведомство башлыгы шулай ук быел студентлар хәрәкәтенә 10 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырылуын билгеләп үтте. “Бүген студентлар өчен бик яхшы мөмкинлекләр булдырылган. Алар җәйге каникуллар вакытында белгечлек буенча эшләп акча эшли алачаклар”, – дип ассызыклады ул.

Студотрядлар гомуммилли мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. Аның фикеренчә, хәрәкәт ярдәмендә балалар үз талантларын тормышка ашыра һәм илнең киләчәгенә өлеш кертә.


Leave a Reply

Новости_тат

12 июня 2023