«Киләчәкне формалаштыру ” Халыкара форумы – КДВМА «Киләчәкне формалаштыру ” Халыкара форумы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«Киләчәкне формалаштыру ” Халыкара форумы

9 июня 2023
60

2023 елның 8 июне

 

8 июньдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ачылган «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара форумында катнашты.

Чарага 20дән артык илдән мәгариф министрлары җыелды. Алар арасында Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан.

Путин халыкара форумда катнашучыларга видео мөрәҗәгать юллады: “Кунакчыл Казанда планетаның күп кенә дәүләтләреннән мәктәпкәчә, гомуми һәм югары белем министрлыклары җитәкчеләрен, шулай ук педагогларны һәм абруйлы фәнни оешма вәкилләрен күрүгә бик шатбыз. Сез мәгариф өлкәсен үстерү белән бәйле күп кенә һөнәри мәсьәләләр турында фикер алышырга, бу өлкәдә тәҗрибә һәм алдынгы технологияләр, практикалар белән уртаклашырга тиеш”.

Чарада РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнаша. Эшлекле программа барышында икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алыштылар.

Форум кысаларында махсус күргәзмә эшли, анда уку һәм методик әсбаплар, предмет кабинетлары, лабораторияләр һәм һөнәри класслар өчен җиһазлар тәкъдим ителә. «Артек» Халыкара балалар үзәге стендында дөньякүләм танылган сәламәтләндерү лагерына юлламаны ничек алырга икәнен белергә була.


Leave a Reply